Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Чынны ялганнан аера бел!

-Алкоголь продукциясе әйләнешен күзәтүдә тоту район ведомствоара даими комиссиясенең ел башыннан 40 утырышы үткәрелде,-ди аның рәисе, район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Гыйбадуллин. Атнаның һәр чәршәмбесендә видеоконференция режимында Татарстан вице-премьеры Васыйл Шәйхеразиев катнашында иртәге сигездә үк үткәрелүче бу утырышларга авыл җирлекләре башлыклары, сәүдәгәрләр, бу юнәлеш өчен җаваплы оешма-учреждение җитәкчеләрен, хокук сакчылары,...

-Алкоголь продукциясе әйләнешен күзәтүдә тоту район ведомствоара даими комиссиясенең ел башыннан 40 утырышы үткәрелде,-ди аның рәисе, район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Гыйбадуллин. Атнаның һәр чәршәмбесендә видеоконференция режимында Татарстан вице-премьеры Васыйл Шәйхеразиев катнашында иртәге сигездә үк үткәрелүче бу утырышларга авыл җирлекләре башлыклары, сәүдәгәрләр, бу юнәлеш өчен җаваплы оешма-учреждение җитәкчеләрен, хокук сакчылары, табибларны, журналистларны да чакыралар. Район башлыгы Рәшид Заһидуллин да аның эшендә еш катнаша.

-Комиссия утырышларында "Халык контроле" сайтына закон бозулар турында гражданнар хәбәрләрен урнаштыру мәсьәләсе даими күтәрелә. Халык никтер аңлап бетерми кебек-бу хәбәрләр аноним булса да урыннарга чыгып барыбер тикшерелә. Ә инде Законга кертелү көтелгән үзгәрешләр үз көченә кергәч, аны чит-ятлар берничек тә укый алмаячак. Электрон адреслы хәбәр расланган очракта бу кешегә аерым премия дә түләнә. Татарстанда бу сайтка ел башыннан берничә йөз оператив хәбәр кереп, шуның яртысы расланды һәм бу актив татарстанлыларга ярты миллион сумнан артык дәүләт проемиясе түләнде,-ди комиссия рәисе урынбасары Шамил Гаффаров. Бу актив гражданнар арасында апаслылар да бар. Тик хәбәрләр расланмау сәбәпле премия алучылар әлегә юк.

-Ел башыннан Татарстан хокук сакчылары юлларда, сәүдә нокталарында алкоголь продукциясе әйләнешен күзәтү, тиешле чаралар күрү өчен барлыгы 20400 рейд-тикшерү уздырды. Барлыгы 129000 литр контрафакт продукция әйләнештән алынган. Идән астында ялган аракы җитештерүче берничә куркыныч канал, яшерен цехлар ачыкланган. Апас район хокук сакчылары ел башыннан шундый 1 меңгә якын тикшерү уздыруда катнашты, безнең районда да берәүнең идән астында ялган аракы җитештереп сатуын туктаттык. Бу кәсепче суд каршында үз җавабын бирде инде,-ди район эчке эшләр бүлеге җитәкчесе урынбасары Раил Гатауллин.

Район хокук сакчылары октябрь аенда "Алкоголь" махсус операциясе үткәрә. Районда спиртлы эчемлекләр белән сату итүче барлык сәүдә нокталары да алар игьтибар үзәгендә. Рейд-тикшерүләр дәвам итә.

-ЕГАИС системасы бүген барлыгы 85 сәүдә ноктасына куелган. Алкогольле продукция сатып алучылар шуны яхшы белергә тиеш-сатучы һәр шешә спиртлы эчемлек этикеткасын махсус сканер аша "укытып", андагы штрих-кодка кертелгән барлык мәгълүматларны гомумроссия салым хезмәте электрон базасына кертергә бурычлы. Бу таләпне үтәмәүчеләр закон бозып салымнан качучы яки контрафакт продукция белән сәүдә итә дип таныла. Мондый очракларга юлыксагыз һәм аны "Халык контроленә электрон адресыгызны да күрсәтеп урнаштырсагыз сезгә премия түләнәчәк. Бу закон бозу очраклары турында район башкарма комитеты, хокук сакчылары, авыл җирлекләре, райондагы кулланучылар хокукларын яклау, "Госалкоголь" инспекциясенә хәбәр итегез.

Районда ел башыннан тиешле рөхсәт-лицензиясе булган, ЕГАИС электрон контроль аппаратурасы куелган сәүдә нокталарында сырадан тыш барлыгы 177000 литр спиртлы эчемлек сатылу теркәлгән.

-Ел башыннан алкогольле эчемлекләр сәүдә базарында барлыгы 40 хокук бозу очрагы ачыкланды. Әйләнештән барлыгы 300 литр төрле спиртлы эчемлекләр алынды. Бу кәсепчеләргә барлыгы 80000 сумлык администартив штраф санкцияләре кулланылды. Мондый акт-протоколларны рәсмиләштерү хокукы район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре, кулланучылар хокукларын яклау, "Госалкоголь" инспекторларына йөкләнгән. Штраф күләмен суд һәм моңа хокукы булган оешмалар билгели һәм аның карары гаебебе расланган кешегә тапшырыла. Штраф карары үз көченә кергәч, аны 60 көннән дә соңга калмыйча түләргә кирәк. Бу закон таләбен үтәмәүченең кыек гамәлен шуннан соң суд приставлары хәл итә. Бу очракта инде штрафка пеня өстәлә, күләме кискен арта. Сезнең милеккә арест салыну куркынычы да бар. Ел уртасында Закон көченә кергән үзгәрешләр буенча үз өендә көмешкә, идән астында контрафакт аракы җитештереп сатучыларга, тиешсез вакытта спиртлы эчемлекләр белән сәүдә итүче кибетчеләр һәм аларның хуҗаларына, ЕГАИС системасы буенча тиешенчә эшләмәүчеләргә штрафлар дистәләгән тапкыр артты. Хәзер алар элеккечә 3-5 мең сум гына түгел, штрафлар бүген дистәләгән, йөз меңләгән сумнарда санала. Мондый кибетләрнең эшчәнлеген вакытлыча туктатып тору, хәтта мондыйларга карата җинаять эше дә кузгатылырга мөмкин,-даи аңлатып үтте район "Госалкоголь" дәүләт инспекторы Гөлнара Абдрахманова.

-Быел районда берәүнең баш ташлап эчүе, составында метил спирты булган сыеклык эчеп агулануы, бик иртә бакыйлыкка күчү очрагы булды. Без аңа берничек тә ярдәм итә алмадык. Алкоголизм чире белән интегүчеләрне махсус исәпкә куябыз. Мондыйларны айныту, дәвалау хәзер түләүле нигездә генә башкарыла,-дип кисәтә район баш табибы урынбасары Алмаз Юнысов.

Ришат Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев