Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Чүрибураш авылында яңа фельдшер-акушерлык пункты сафка басты

Ул халык программасы нигезендә, “Сәламәтлек” милли проекты кысаларында, федераль бюджет хисабына төзелгән.

(28 декабрь, “Апастово-информ”).


Әлеге бинаны ачу тантанасында район башлыгы Айрат Җиһаншин, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты, икътисадый сәясәт комитеты рәисе Максим Топилин катнашты.
“Федераль программа нигезендә чираттагы фельдшер-акушерлык пункты сафка басты. Барлык авыл халкы исеменнән ил һәм республика җитәкчелегенә рәхмәтемне белдерәм. Авылда югалтулар булмасын. Халык бирегә бары тик сәламәтлеген ныгыту өчен генә килсен. Якынлашып килүче Яңа ел белән тәбрик итәм. Исән-сау булыгыз!”, - диде район башлыгы.
Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты, икътисадый сәясәт комитеты рәисе Максим Топилин халык сәламәтлеген кайгырту юнәлешендә эшләүче программаларның мөһимлеген ассызыклап узды.
“Медицина ярдәме күрсәтү халык сәламәтлеген кайгырту, ныгыту һәм гомерен саклап калу өчен кирәк. Бу юнәлештә күп еллардан бирле махсус программалар эшләп килә. Ил җитәкчелеге тарафыннан да зур игътибар бирелә”, - дип белдерде Максим Топилин.
Гөлназ Шәмсетдинова дистә елдан бирле Чүрибураш авылында халык сәламәтлеге сагында тора. Ул 285 кешегә, шул исәптән 60 балага хезмәт күрсәтә. Хәзер эшен заманча, яңа шартларда дәвам итәчәк.
-Әлегә кадәр медпункт клуб бинасында урнашкан иде. Агымдагы елның май аенда яңа модульле фельдшер-акушерлык пункты төзелеше башланды. Субайлар какканнан соң, бер ай эчендә курпуслары да җыелды. Барлык җиһазлар да кайтты. Төзүчеләр бик тырышып эшләде. Җылы, матур, бөтен уңайлыклары булган пунктта халыкны кабул итәчәкмен. Авылдашларга сәламәтлек телим, - диде ул һәм район җитәкчеләренә, хастаханә коллективына, төзүчеләргә рәхмәт сүзләрен җиткерде.
Чүрибураш мәктәбе коллективы Яңа уку елын төзекләндерелгән бинада башлап җибәрде. Җирлектә кабат сөенечле вакыйга. Авылның төзекләнүенә, яңа биналар сафка басуга һәркем шат.
-Гаҗәеп матур бина. Авылның инфраструктурасы үзгәрү үзе зур сөенеч. Имин тормышта булганның рәхәтен дә күреп яшәргә язсын, - ди озак еллар Чүрибураш мәктәбендә яшь буынга белем һәм тәрбия биргән укытучы Лира Яруллина.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев