Реклама
Җәмгыять
Чүрибураш авылында Насыйбуллиннар гаиләсе авылдашларына бәйрәм кәефе бүләк иткән
Насыйбуллиннар гаиләсе яшәгән йорт каршысыннан һәркем сокланып уза.
(4 гыйнвар, “Апастово-информ”).
Йорт каршысында кар сыннар хасил булган. Чыршы янәшәсендә басып торган Кыш бабай белән Кар кызы әллә кайдан ук игътибарны җәлеп итеп, чакырып тора. Кичләрен исә әлеге сыннар янында аллы-гөлле утлар җемелди.
“Үзебезгә, нәни балаларыбызга Яңа ел кәефе өләшәсебез килде. Күршеләребез, авылдашларыбыз тарафыннан да бик күп рәхмәт сүзләре ишеттек”, - диләр алар.
#аунасводвореТМ #татмедиа15
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев