Чүрибураштан Тимергалиевлар район башлыгының Рәхмәт хатын алды
Чүрибураш авылында яшәүче, гаилә юлыннан 50 ел парлап атлаучы Нургали абый һәм Талия апа Тимергалиевлар гаиләсе бик күпләргә үрнәк.
Тимергалиевларга район башлыгының Рәхмәт хаты һәм бүләкләр тапшырылды.
(28 декабрь, “Апастово-информ”).
Гаиләне тоташтырган җепләрнең ныклыгын сынау өчен 50 ел гомер аз вакыт түгел. Сынар өчен дә, сынарлык өчен дә сәбәпләр күп булгандыр. Ләкин, Нургали абый белән Талия апа бер-берсен сайлап ялгышмаганнар. Алар тормыш ваклыкларыннан өстен була белеп, аңлашып яшәгәннәр, үз үрнәкләрендә 5 бала тәрбияләп үстергәннәр. Бүген килен-кияүләрен дә үз ул-кызларыдай кабул итеп, тагын да зур гаилә булып яшиләр, оныкларын сөеп туймыйлар. Тормыштан канәгать алар.
“50 ел 50 көн генә түгел. Төрле чак булды. Авырын да, җиңелен дә бергә күтәрдек, тормышны бергә тарттык. Яшәгәндә сабырлык та, бер-береңә хөрмәт тә кирәк. Бүгенге матур тормышны икәү бер уйда булып булдырдык”, - диләр үзләре.
Нургали абый белән Талия апа икесе дә Түбән Барыш авылыннан. Мәхәббәт тарихы ерак яшьлеккә барып тоташа. Талия апа солдат егетне армия сафларыннан да көтеп ала. Аның тугрылыгы, үз сүзендә тора белүе гомер буе бәяләнә. Нургали абый тормыш иптәшен әнисенә ошатып сайлавы хакында бүген дә горурланып сөйли.
Нургали абый 45 ел механизатор булып эшли. Комбайнын да иярли, тракторына да утыра. Хезмәтне сөеп башкара. Һәрчак мактаулы, алдынгы була ул. Бүген дә тик кенә утырырга яратмый. Тирә-юньне тәртиптә тоту, кош-кортлар карау аңа йөкләнгән. Матурлыкка гашыйк хуҗа бик яратып чәчәкләр дә үстерә. Ишегаллары төрле төстәге чәчәкләргә күмелгән.
Талия апа 8 классны тәмамлауга фермага сыер саварга килә. Яшь кыз 17шәр сыерны кул белән савып беренче хезмәт чыныгуы ала. Гаиләләре белән Чүрибурашка күченеп килгәч тә, фермада эшли ул. 35 ел дәвамында сыер сава. Талия апа алтын куллы хуҗабикә буларак та танылган. “Ана даны” медаленә ия.
Тимергалиевларның иң зур байлыклары – балалары. Алар бер дә читкә талпынмыйча, бар да туган төбәгебездә калганнар. 4 кызлары, 1 уллары һәм аларның гаиләләре өчен шатланып яши әти-әни.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев