Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Дару үләннәрен бу көннәрдә җыеп калыгыз!

Тулган Айның аларга йогынтысы аеруча көчле булачак.

  Быелгы җәйге икенче тулы Ай иртәгә, 10 июльдә, көтелә. Искә алган булсагыз, күктәге Ай берничә көн инде бик якты һәм гадәттәгедән зуррак күренә. Тулган Ай бу юлы Кәҗәмөгез йолдызлыгында булачак.

Күктә түп-түгәрәк Айны иртәгә Мәскәү вакыты белән 23 сәгать 37 минутта күрергә мөмкин. Бу вакытта аның иң югары ноктасы булачак.

Тулган Ай кешеләрдә аларның яшерен талантларын уята ала дип санала, чөнки бу чорда эмоцияләр һәм хисләр көчәя. Бу вакыт эчендә үзеңне ишетү һәм үз теләкләреңне үтәү мөһим.

Тулы Ай вакытында эшләрне төгәлләү дә бик мөһим. Үз сәгатен күптән көткән бөтен нәрсәне эшләп бетерергә, мәсәлән, шкафларда тәртип урнаштырырга кирәк, дип киңәш итә астрологлар. Шулай ук нәрсәдән дә булса котылуга яки киметүгә юнәлтелгән яңа гадәтне кертү начар булмас. Мәсәлән, диетага утырырга, татлы ризык куллануны киметергә бик уңайлы вакыт.

"Алга таба бу чикләүләргә өйрәнү җиңел биреләчәк, һәм искесенә кирү кайту ихтималы алай ук көчле булмаячак", – дип билгели белгечләр.

Бакчачыларга Ай тулган вакытта яшелчәләрне тукландырырга, утарга һәм төпләрен йомшартырга, күмәргә киңәш ителә. Бу шулай ук җиләк-җимеш һәм, бигрәк тә, дару үләннәре җыю өчен бик яхшы вакыт.

Тулган Ай муллыкны җәлеп итү өчен дә яхшы вакыт. Моның өчен төнлә берничә кәгазь акча салынган кошелекны ай яктысы төшкән тәрәзә төбенә куярга кирәк.

 Иртәгә бары тик яхшы уйлар гына уйларга тырышыгыз!

 

Чыганак:https://kiziltan.ru/articles/raznoe/2025-07-09/daru-l-nn-ren-bu-k-nn-rd-yep-kalygyz-4308527

Фото: «Кызыл Таң»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев