Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Дәүләт Советы депутаты Фәнил Баһаветдинов сүзен эш белән раслады

Сүз белән түгел, ә эш белән! «Бердәм Россия» партиясе депутатлары Президент Владимир Владимирович Путинның туган көнне нәкъ менә шундый шигарь белән чыгыш ясады.

(7 октябрь, “Апастово-информ”).


ТР Дәүләт Советы депутаты Фәнил Баһаветдинов мөмкинлеге чикле балага ортопедик аяк киеме алырга ярдәм итте. 3 сезонга яраклы ортопедик аяк киеме һәм махсус табанча 30 мең сумны тәшкил итә.
Лилия Камалиевага 16 яшь, әнисе аны берүзе тәрбияли, әтисе вафат була.
“Кызыма гадәти аяк киемен киеп йөрүе кыен, ортопедик аяк киеме кыйммәт, әмма махсус аяк киеменнән башка йөрүе авыр", — диде баланың әнисе Гөлия Камалиева.
Аларның теләкләре тиз арада үтәлде.
«Бердәм Россия» партиясенең Апас җирле иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә халыкны кабул иткән вакытта миңа кызның әнисе мөрәҗәгать итте. Аларның мөрәҗәгатен игътибарсыз калдыра алмадым һәм менә бүген Президентыбызның туган көнендә мин үтенечне үтәдем һәм аяк киеме сатып алуга сертификат тапшырдым”, - диде Фәнил Баһаветдинов.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев