Дәүләт порталы аша эш итүчеләргә ташлама да каралган
Дәүләт порталы аша яңа алган транспортны теркәү, машина йөртү таныклыгы алу, юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен штраф түләү җайлы башкарыла. Дәүләт хезмәтләре порталыннан файдаланучыларга 30 процент ташлама да каралган.
Бердәм дәүләт порталында теркәлү барлык дәүләт хезмәтләреннән файдаланырга мөмкинлек бирә.
–Дәүләт хезмәтләреннән файдалануның тагын бер өстенлеге - машина йөртү таныклыгын алыштырганда, транспорт чарасына номер рәсмиләштергәндә, машина йөртү таныклыгы алганда 30 процент ташлама бирелү. Элек машина йөртү таныклыгын бары аерым ЮХИДИ бүлегеннән генә алу мөмкин булса, хәзер моны күп функцияле үзәкләр аша да эшләргә була, – ди ЮХИДИ җитәкчесе Румбик Гәрәев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев