Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Ел саен 10 ноябрьдә Россия Федерациясе Эчке эшләр органнары хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәме (2011 елга кадәр — Милиция көне) билгеләп үтелә

Бу бәйрәмнең тарихы 1715 елдан башлана. Полиция хезмәткәрләренең хокук тәртибе сагындагы киеренке хезмәте күз алдында.

Район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре халыкның закон белән якланган мәнфәгатьләре сагында уяу тора. Хөрмәтле хезмәттәшләрем, эчке эшләр бүлеге ветераннары! Хезмәт вазифагызны башкарганда, тәүлекнең теләсә-кайсы вакытында, сезгә нинди генә төр җинаятьләрне тикшерергә, нинди генә явыз гамәлләргә киртә куярга туры килми. Шуңа да карамастан, сез зур уяулык һәм батырлык үрнәге күрсәтеп, үз хезмәтегезне зур тырышлык һәм намус белән үтәп киләсез. Киләчәктә дә хезмәтегезгә тугры калып, үз бурычларыгызны илгә-көнгә зур бирелгәнлек белән башкарырсыз дип ышанып калам. Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмебез белән тәбрик итәм. Авыр һәм җаваплы эшегездә зур уңышлар, түземлек, ныклы сәламәтлек телим.
Рамил Хәбибуллин, район эчке эшләр бүлеге җитәкчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев