Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Эремчекле кабартма рецепты

Кабартмаларның эченә җиләк-җимеш яки шоколад салып пешерергә мөмкин.

  Камыр өчен кирәк: 500 г эремчек, 2 йомырка, 2 аш кашыгы шикәр комы, бер чеметем тоз, 120 г он, 1 чәй кашыгы камыр көпшәкләндергеч (разрыхлитель).

Рецептта күрсәтелгән ингредиентларны бергә кушып болгатырга. Куна тактасына он сибеп, йомшак кына камыр басарга. Камырны зур булмаган кисәкләргә бүлеп, алардан шарчыклар әвәләргә. Кайберсенең эченә җиләк-җимеш, кайнатылган куертылган сөт яки шоколад салып калдырырга була.

Эремчекле камырдан ясалган әлеге кабартмаларны күп итеп көнбагыш мае салынган табада, акрын утта кызартып пешерергә.

Суынгач, табынга куйганда кабартмаларны шикәр оны сибеп бизәргә мөмкин.

  Чыганак:https://intertat.tatar/news/eremcekle-kabartma-recepty-5871507

  Фото: Салават Камалетдинов фотосы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев