Реклама
Җәмгыять
Европа - Көнбатыш Кытай маршрутында М12 трассасы Татарстанны иң мөһим ноктага әверелдәрәчәк
Мәскәү-Казан яңа автотрассасы триллионлаган сумлык экономик нәтиҗә бирәчәк. Яңа технологияләр үсешенә импульс булачак. Яңа эш урыннары, йөк ташу куркынычсызлыгы - республика өчен матур киләчәк.
(7 сентябрь, “Апастово-информ”).
Белгечләр әйтүенчә, М7 Идел трассасы бүген эшләп килгән хәлдә, Россия үсеш темпларына җавап бирми, аны ремонтлап- ямап торып кына заманча хәлдә асрап булмый. Җитмәсә, аңа 1,5 мең кечкенә юллар тоташа. Трассага шуның кадәр юл чыгу - аның торак пунктлары аша узуы бүгенге таләпләргә җавап бирми. Шуңа күрә, яңа төзеләчәк автотрассаның мөһимлеге һәм актуальлеге аңлашыла булыр.
Яңа төзеләчәк автотрасса экономика үсешенә дә матур тәэсир ясаячак. Белгечләрнең фикере буенча, М7 Идел трассасы киләчәктә дә федераль статуста калыр. Ә менә яңа автотрасса Россия һәм Татарстан үсешендә үзенең уңай ролен уйнар дигән ышаныч бар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев