Реклама
Җәмгыять
Фәүзия Заһретдинова: “Яңа мөмкинлекләргә ышанып бетеп тә булмый”
Фәүзия Заһретдинова Чүрибураш мәктәбендә, 1979нчы елдан бирле эшли
(17 март, “Апастово-информ”)
40 елдан артык хезмәт стажы булган мөгаллимә авыл башында урнашкан ике катлы, иске бинага эшкә килә. Ә 1992нче елда авылда яңа мәктәп сафка баса. Хезмәт юлын ул әлеге мәктәптә дәвам итә. Рус теле һәм әдәбияты фәнен укыта. 2000нче елдан бирле директор урынбасары вазыйфасын да башкара.
- Хезмәт юлымны авыл башында урнашкан ике катлы мәктәптә башладым. Мәктәп утын, күмер белән җылытылды. Һәр класста пичләр урнаштырылган иде. Кыш көннәрендә өстән кием, кулдан бияләй төшмәде. 1992нче елда исә яңа бинага күчтек. Мәктәп якты, иркен, чиста булса да шартлар хәзерге белән чагыштырырлык түгел иде. Ә менә хәзер, капиталь төзекләндерүдән соң, мәктәбебездә булдырылган мөмкинлекләргә хәтта ышанып бетеп тә булмый, - дип тәэсирләре белән уртаклашты Фәүзия Заһретдинова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев