Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Фазилә Гыйсмәтуллина: “Әти - әнинең төшенә дә кермәгән рәхәт тормышта яшибез”

Дәвеш авылында өлкән буын хөрмәтләнде.

(28 нче август, “Апастово-информ”).


Дәвеш авылында гомер итүче, бар гомерләрен авыл хуҗалыгы өлкәсендә хезмәт итүгә багышлаган Гайшә апа Сабирова, Гөлгенә апа Исмәгыйлева, Фазилә апа Гыйсмәтуллиналар район башлыгының Рәхмәт хатына, район оешуга 90 ел истәлек медаленә ия булдылар.
“ Яшьтән үк ирләр хезмәте башкардым. Инде олыгайгач та онытмыйлар. Искә алып хөрмәтлиләр. Чынлыкта хәзерге көнебез бәйрәм кебек. Пенсиябез килеп тора, утыбыз бар, суыбыз өйгә килә, газыбыз бар. Искиткеч, әти-әнинең төшенә дә кермәгән рәхәт тормышта яшибез”, - дип шатлыгы белән уртаклашты Фазилә апа.

Гөлгенә апа Исмәгыйлева да рәхмәтләрен әйтергә ашыкты.
“49 ел элек Буа районыннан килен булып килгән идем. Шуннан бирле колхозда хезмәт иттем. Биш бала тәрбияләп үстердек, 9 оныгыбызның шатлыгына сөенеп яшибез. Бүген менә медаль бирделәр. Бик күңелле булды. Алланың рәхмәте булсын!”, - диде ул.
Гайшә апа Сабирова да шатлануын яшермәде.
“Шушы авылда туып үстем. Туган авылыма хезмәт иттем. 7 нче классны бетергәннән лаеклы ялга чыкканчы сыер саудым. Безне олылаган өчен Аллаһы Тәгалә үзләрен олыласын. Эшләре гөрләп барсын!”, - диде Гайшә апа. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев