ҮЗЕҢНӘН БАШЛАРГА КИРӘК
Әсгать һәм Рауза Бәдретдиновлар гаиләсен авылыбызда кечесе дә, олысы да хөрмәт итә. Кайчандыр Чирмешәндә бик матур гына эшләп килгән тире цехында бу осталар мамыктай эшкәртеп, әзерләп биргән сарык, куян, ондатра, төлке тиреләреннән тегелгән туннарга, бүрекләргә ихтыяҗ бик зур иде бит. Цехның төп оештыручы булган Әсгать аганы соңрак тагын да җаваплырак...
Әсгать һәм Рауза Бәдретдиновлар гаиләсен авылыбызда кечесе дә, олысы да хөрмәт итә.
Кайчандыр Чирмешәндә бик матур гына эшләп килгән тире цехында бу осталар мамыктай эшкәртеп, әзерләп биргән сарык, куян, ондатра, төлке тиреләреннән тегелгән туннарга, бүрекләргә ихтыяҗ бик зур иде бит. Цехның төп оештыручы булган Әсгать аганы соңрак тагын да җаваплырак вазифага - авыл газ хуҗалыгына күчерделәр, цех җитәкчесе итеп Рауза апаны билгеләделәр.
Бу гаилә әле генә үзенең Алтын туен билгеләп үтте. Багышыбызда алар өедәй чиста-пөхтә, гөлләргә, чәчәкләргә күмелгән йорт табуы бик читен. Авылыбыз күрке булган бу йорт хуҗасы һәм хуҗабикәнең матурлыкка гашыйклыгын үзенә үрнәк итеп алучылар да бихисап. Ике оныклары, ике кызы һәм кияүләре өчен дә бар яктан үрнәк алар.
- Һәр елны бакчамда һәм өйдә кимендә 5ләп төп яңа сортлы чәчәкләр һәм гөлләр утыртам, быел менә алар саны егермегә җитте. Үсентеләрен, бүлбеләрен тирә-күршеләргә дә бүләк итәм. Авылым урамнарының чиста һәм күзне иркәләрлек матур булуын телим, - ди Рауза апа. Ә Әсгать абый тугры, 50 ел бергә гомер иткән Рауза апага яратып, һәрвакыт "Роза гөлем-гөлкәем" дип кенә эндәшергә ярата.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев