Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Гаилэ-үзенә бер серле дөнья

.

 Ул  тугрылык, мәхәббәт, бер-беренә карата хөрмәт кебек төшенчәләрне үз эченә ала. Бала шәхес буларак та гаиләдә формалаша, намуслылык, эшсөючәнлек, әхлак тәрбияләренең  беренче дәресләрен дә гаиләдә ала. Әти-әнисе, дәү әти белән дәү әнисе тәрбиясендә гореф - гадәтләрне сакларга һәм хөрмәт итәргә өйрәнә.


Балалар бакчасы белән ата-аналар арасында тыгыз элемтә булганда, кулны-кулга тотынып эшләгәндә генә тәрбия өлкәсендә уңышларга ирешеп була. Шуны аңлап, бакчабызның ата-аналар белән эшләүнең еллык планы нигезендә, ел әйләнәсе күп төрле чаралар уздырабыз.


8 июль-гаилә,мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан уздырылган"Гаилә-җылы учак" исемле күңел ачу кичәсендә дә әти-әниләр бик теләп катнаштылар. Җинүчеләр төрле номинацияларда бүләкләнделәр. Чәй өстәле артында сыйланып, үрнәк гаилә булу серләре белән уртаклаштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев