Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Гөлнур Айзат туган авылы Иске Әнәледә кунак булды

Иске Әнәле авылы клубында Татарстан Республикасы Язучылар берлеге әгъзасы, Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премия, Гомәр Толымбай, Каюм Насыйри премияләре иясе, шагыйрә, язучы, Татарстанның атказанган укытучысы Гөлнур Айзатның иҗат кичәсе булды.

(26 октябрь, “Апастово-информ”). 
 



 
Бу чараны уздыру нияте белән Әнәле халкы күптән янып йөри иде. Клуб мөдире Альмира Салахованың тырышлыгы һәм әнәлелеләр булышлыгы белән бу кичә бер тында узып китте. 
 
Туган авылындагы Әнәле чишмәсе турында гимн булырлык җыр иҗат иткән Гөлнур Айзат авылдашларына күп бүләкләр белән килгән иде. 
“Очрашуда мәктәп укучылары да, волонтер апалар да, Казан шәһәрендә яшәүче иганәче авылдашлары Зөфәр Хуҗиев, Наил Гобәйдуллинның Гөлнур Айзатка әйтелгән сүз-теләкләренә һәммәбез кушылдык. Ул үзенең балачак, яшьлек, гаилә истәлекләрен хәтердә яңартты, җырларын башкарды, китапларыннан авылдашлары хакында язылган өзекләр укыды. Кызыклы да, көлдергеч тә, кызганыч та булган истәлекләр беркемне битараф калдырмады. Әдәби-музыкаль кичәдә Апас мәдәният бүлегеннән Роза Нурмиева, Земфира Мөхәммәтшина, Гөлия Шигабиева, Гөлнара Галиакберова, Ринат Шакировлар Гөлнур Айзат сүзләренә язылган җырлар белән авылдашларыбызны сөендерделәр”, - дип хәбәр итте Иске Әнәледән Дилә Сафина.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев