Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Грильдә яки учакта пешкән яшелчәләр һәм гөмбә рецепты

Көзге бакча муллыгын мөмкин кадәр кулланып калырга кирәк. Грильдә пешкән яшелчәләрнең файдалы үзлекләре сакланып кала. Тәлинкәдәге төрле төстәге яшелчәләр җәйге эсседә дә аппетитны кузгатачак.

Моның өчен ташкабак, баклажан, татлы борыч, суган, помидор, шампиньон гөмбәсен юарга, зур кисәкләргә турарга кирәк.

Маринад өчен: 1 бал кашыгы бал, 1 аш кашыгы лимон согы, 1 чәй кашыгы горчица, 4 аш кашыгы үсемлек мае, тоз.

Эш барышы:

Барлык ингредиентларны бер савытта болгатырга һәм шунда  яшелчәне, гөмбәне салып, 15-20 минутка калдырырга.

Аннары яшелчәне һәм гөмбәне грильдә яки учакта ике ягын да кыздырып алырга.

Тәмле булсын!

Фото: https://www.tatar-inform.ru/
 

Чыганак: https://intertat.tatar/news/grilda-peskan-yaselcalar-5854694

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: рецепты