Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Спортта да сер бирми “безнекеләр”

Питрәч районында узган журналистлар Сабан туенда хезмәттәшләребез гер күтәрү буенча алдынгы урыннарны яулады.

 

(15 июль, “Апастово-информ”). 
Баш бухгалтерыбыз Гөлфизә Зәйнуллина узган ел гер күтәрүдә беренчелекне алып, бик күпләрне таң калдырган иде. Быел да ул көчен сынап карады һәм өченче урынга ия булды. 
“Узган ел уң кулым белән ярышкан идем, быел сул кулымның көчен сынап карарга булдым. Беләкләрдә көч җитәрлек икән әле”, - ди ул үзе. 
Шоферыбыз Ирек абый Галәветдинов коллективыбызда әле яңа гына эшли башлады. Сабан туенда ул да катнашты һәм үзен көчле спортчы итеп танытты. Ул ир-атлар арасында гер күтәреп, икенче урынга ия булды. 
Хезмәттәшләребез генераль директор Шамиль Садыйков кулыннан медаль һәм бүләкләр алу бәхетенә ирештеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев