Реклама
Җәмгыять
Ялгыз аналарга нинди ярдәм күрсәтелә?
— Мин — ялгыз ана. Бер балама — 7, икенчесенә 2 яшь. Мин балалар пособиесенә хокуклымы?
— Ялгыз аналарга пособие түләү 81 санлы Федераль закон белән көйләнә. 2021 елның 1 июленнән түләү күләме арттырылды, ил буенча ялгыз әниләр 8 яшьтән 17 яшькә кадәр бер бала өчен аена уртача 5650 сум акча ала.
2022 елда пособие күләме аена уртача 6200-6500 сумга кадәр артырга мөмкин. Пособие юллау өчен аналарга тиешле статусны һәм җан башына уртача керем дәрәҗәсен расларга кирәк. Әгәр дә балага сигез яшь тулса һәм аның әнисе ярты ел эчендә пособие алу өчен гариза бирергә өлгерсә, түләүләр баланың туган көненнән алып исәпләнә. Әгәр дә бала бу яшьтән олырак булса, түләүләр гариза биргән көннән тәгаенләнәчәк. Гаиләгә социаль ярдәм балага 17 яшь тулганчы күрсәтеләчәк.
Ялгыз әниләр өчен башкача аерым пособиеләр каралмаган. Гомум каралганнары түбәндәгечә: 1,5 яшькә кадәр пособие; 3 яшькә кадәр пособие; 3 яшьтән 7 яшькә кадәр түләүләр; 8 яшьтән 17 яшькә кадәр түләүләр. Теләсә кайсы очракта да, ялгыз ана статусыннан тыш, сезнең керемегез дә бәяләнәчәк, чөнки балаларга нинди дә булса пособие түләү өчен гаилә кереме исәпкә алына. Әгәр керемегез буенча туры килсәгез, балалар пособиесе биреләчәк. Яшәү урыны буенча социаль яклау органына мөрәҗәгать итегез.
Автор:Резеда Галикәева
Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/kultura/2022-10-24/nur-dan-s-enche-3000627
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев