Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Идрәздән Шаһиевлар гаиләсе Президент янында кунакта булды

Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм аның хатыны Гөлсинә Миңнеханова иң үрнәк гаиләләр белән очрашты.

(26 август, “Апастово-информ“).


Тантанада катнашкан 48 гаилә арасында районыбыздан Шаһиевлар гаиләсе дә бар иде.

Фәнил һәм Нәргизә Шаһиевлар Идрәз авылында яши. Әлеге үрнәк гаиләдә 4 бала үсә. Фәнил “Свияга“ хуҗалыгында эшли. 3 ел рәттән “Иң яхшы механизатор“ исеменә лаек булган. Нәргизә шулай ук берләшмә ашханәсендә хезмәт итә. Аны да үз эшенең остасы буларак бәялиләр.

“Фәнил белән Нәргизә – күпбалалы, тату гаилә буларак күпләргә үрнәк. Андый гаиләләр районның горурлыгы“, – диде районның ЗАГС бүлеге җитәкчесе Розалия Насыйбуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев