Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

ИГЪТИБАР !!!

(Татарстан РеспубликасыАпасһәмКайбычмуниципальрайоннары) хәрби комиссариаты мобилизацион кеше резервында булутурында контракт төзү өчен запаста торучы гражданнарны сайлап ала.

(5 август, "Апастово-информ")


Мобилизацон кеше резервы – ул запаста торучы, иң әзерлекле мобилизацион хәлдә булган гражданнарның бер өлеше!

Резервта булу турындагы контракт элегрәк хәрби хезмәт узган һәм түбәндәге хәрби исеме булган Россия Федерациясе гражданы белән төзелергә мөмкин:

  • Солдат, сержант, прапорщик - 40 яшькә кадәр;
  • Кече лейтенант, лейтенант, өлкән лейтенант, капитан, капитан-лейтенант - 47 яшькә кадәр;
  •  майор, 3 рангтагы капитан, подполковник, 2 рангтагы капитан-52 яшькә кадәр;

●А, Б, яраклылык категориясе булган полковник, 1 рангтагы капитан-57 яшькә кадәр.

Гражданнарның резервта булуы хәрби вазифага билгеләнүне, хәрби исем бирүне, аттестацияне һәм квалификация имтиханын бирүне, шулай УК хәрби җыеннар барышында оператив, мобилизацион һәм хәрби әзерлек чараларында катнашуны күздә тота. Резервчылар хәрби җыеннар барышында оператив, мобилизацион һәм хәрби әзерлек чараларына берләшмәләрне һәм частьләрне әзерләү планнары буенча җәлеп ителә. Халык мобилизация резервында буллу турында контракт төзегәндә һәм мобилизацион резервта булган барлык кешеләргә даими һәм тотрыклы рәвештә акча түләнә. Эш бирүчеләр резервчыларга ярдәм итәләр һәм мобилизация резервының барлык чараларында катнашу мөмкинлеге бирәләр. РФ Оборона министрлыгы эш бирүчегә хезмәткәр булмаганда,тренировка дәресләрендә һәм уку җыеннарында катнашкан вакытта - компенсация түли.

Мобилизация резервында буллу турындагы беренче контракт өч елга төзелә. Мобилизация резервында буллу турындагы яңа контракт өч елга, биш елга, йә азрак вакытка – запаста булуның яшь чиге җиткәнчегә кадәр төзелергә мөмкин. Контрактта гражданинның резервка ирекле керүе, шулай УК аның резервта буллу вакыты һәм шартлары беркетелә.

Контракт төзегән гражданнар хәрби җыеннар узу белән бәйле айлык түләүләрдән торган акчалата түләүләр ала. Моннан тыш, даими эшләү урыны буенча хәрби җыеннарда булган вакытта резервистларга уртача хезмәт хакы түләнә.

Хәрби хезмәткәрләр, хәрби җыеннарга чакырылган гражданнар кирәкле әйберләр, туклану белән тәэмин ителәләр.

Белешмәләр өчен телефон: 8 (84376)21-6-31, 21-3-74, 21-2-74 хәрби комиссариат (Татарстан Республикасы Апас һәм Кайбыч муниципаль районнары). 422350 Татарстан Республикасы Апас ш. т. п., Завод ур., 11Б йор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев