“Йолдыз” (“Звезда”)ның махсус бүләге Әҗемгә китә
Ташламалы язылу чорында район газетасы “Йолдыз” (“Звезда”)га язылучылар арасында бүләкләр уйнатырга вәгъдә иткән идек.
(12 май, “Апастово-информ”).
Редакциягә 100дән артык квитанция килде. Инде бүләк ияләре дә билгеле.
Төп приз – тачка Әҗем авылыннан Фәния Зәйнуллинага насыйп булды.
Зур лейка – Свияжный бистәсеннән Г. Илаловага,
кечкенә лейка – Иске Әнәледән Лилия Җамалиевага,
тырнавыч – Болынбалыкчыдан Алинә Гайнетдиновага булачак.
Хөрмәтле газета укучыларыбыз! Отышларыгызны редакциядән килеп алуыгызны көтәбез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев