Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Ир үзенә хатын түгел, ә балаларга әни алып кайтты (Хикәя)

Бар көчен җыеп торып басканда, тагын тез чүгәрлек сәбәпләр чыгып Гөлчирәне юлдан яздырды. Аңына килеп, тагын яшәргә тырышты. Язмышның якасына ябышып, сер бирмәскә теләде. Булмады. Тагын биреште. Ак һәм кара аралашып, хатынны кабат-кабат сынады. Кечкенә генә йөрәк барын да күтәрде, бәхетен дә, бәхетсезлеген дә якын итеп, үткәннәргә бик борылып карамыйча гына, килер көннәрне ваклый ул бүген. Тик менә бар кеше дә җавап эзләгән: бәхетлеме ул, түгелме дигән сорауга гына анык җавабы юк. Бәхет төшенчәсен кем ничек аңлыйдыр бит... Тулы, парлы гаиләме ул, яисә, үзеңнең кирәк икәнлегеңне белеп яшәүме, балаларыңның уңышымы?... 

Мәхмүт башын аска иеп, төшенкелек һәм хәсрәт утында янган, нишләргә дә белмәгән көннәрдә очраштылар алар. Бу вакытта ир- ике бала атасы, ә Гөлчирә - 19 яшьлек кыз. Очрашу мизгеле кыз өчен бик татлы булса да, ир сагаеп калды. Аның бит әле ярасыннан кан саркый. Аның бит әле ике баласын кеше итәсе бар. Уенда мәхәббәт һәм гыйшык-мыйшыкка урын юк... Ә тормышны дәвам итәргә кирәк. Аңа йөрәге кушканча түгел, акылы кушканча хәл итү отышлы. Балаларын юлдан яздырса, чит кулларга тапшырса, Алсуының рухы рәнҗер бит. Күз яшьләрен күпме генә тыярга тырышса да, алар бите буйлап акты да, акты. Ни өчен борчылганын да, әниләренең мәңге кайтмас җиргә китүен дә аңлап бетермәгән балалары кечкенә куллары белән аның яшьләрен сөртте. Үзләре бертуктамый сораулар яудырдылар. Тегесе кирәк, бусы кирәк, ник алай, ник болай... Мең сорау эчендә калган ир югалып та калды, хисләре таралды. Яшәүне ничек дәвам итәргә кирәклеген дә шушы нарасыйларына карап аңлады. Ул күпме тырышса да, аларга тиешле әни назын бирә алмаячак. Балалар зур үсеп беткәнче, “әни кайчан кайта?“ дигән сорауны бирәчәк. Димәк, йөрәгенә каршы килеп булса да, өйләнергә, үзенә хатын түгел, ә балаларга әни алып кайтырга! Үзенә җиңелрәк булмаса да, бәгырь җимешләре өчен күңеле тыныч булачак! Шушы уйлар аны кабат үткәннәр белән тоташтырды. Сөйгәне турында уйлау аңа тылсымлы бер дога кебек көч бирә иде. Ул аны мәңге дә онытмаячак һәм онытырга теләми дә. Гөлчирәне алып кайтуы да икеләнүләр аша, бик авырлык белән генә булды. Балаларга гаилә җылысы бүләк итү өчен шулай кирәк иде. 
...Мәхмүт бар нәрсәдән дә өстен күреп яраткан кызы – сөйгәне белән гаилә корды. Бик бәхетле, артык бәхетле яшәде алар. Гаиләдәге татулык, бер-берсенә булган хөрмәт, ихтирам һәм ярату бәяләп бетергесез иде. Тик бар да вакытлыча гына, сынар өчен генә бирелгән булган күрәсең. 
Танышкан мизгелдән алып, баш-аягы белән гашыйк булды да, Мәхмүт Алсуны югалтудан куркып яшәде. Әллә артык яратты ул аны, әллә юлларының озак янәшә бармаячагын сизенде. Алсу исә кыска гына гомер юлында, барлык иркәләү, яратуларны тоеп, ире өчен бердәнбер булуын белеп гомер итте. Арада аңлашу булгач, калганнарына артык игътибар бирмәделәр. Булмаганын тора-бара бергәләп булдырдылар, кеше артыннан кумадылар. Бер-бер артлы ике балалары туды. Тормыш тагын да түгәрәкләнде. Әни булу белән хатынның кадере тагын да артты. “Улым” дип сөяргә уллары, “кызым” дип иркәләргә кызлары бар иде аларның. 
Түгәрәк бәхет кояшы гына озак җылытмады. Күрәсең, артык бәхет сынар өчен генә бирелгән булгандыр. Чираттагы җәйге ялларында дусларына кунакка барырга чыккан җирдән гаиләнең парлы канатлары каерылды. Юл читенә туктаган машинадан хатынның чыгуы була, алар артыннан югары тизлектә килүче икенче машина аны бәрдереп тә китә. Алсу машинадан балаларын чыгарырга өлгерми. Шул мизгелдә үк хатын җан бирә. Мәхмүт ни булганын да аңламыйча, таш булып катып кала. Машина эчендә куркып, бәргәләнеп елаучы балаларының үзәк өзгеч тавышын ишетсә дә, ни аларны кочагына алырга, ни хатынына барып ярдәм итәргә белмичә, арлы-бирле чаба. Тыз-быз узып торучы машиналарның үз юлы, үз дөньясы кебек. Таныш түгел җирдә беркем дә туктарга ашыкмый. Һәр секунд бу вакытта бик озак тоела, минутлар гасырларны хәтерләтә. Бары тик юл читендә бәхетсезлек очрагы булуын төшенгән өлкән абзый туктап, “Ашыгыч ярдәм” чакыргач кына, бәлки, коткарырлар дигән өмет уяна. Тик барысы да юкка гына. Табиблар килгәндә инде, барысы да соң була. (дәвамы бар)

 

Ләйлә Шиһабиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев