Иске Йомралы мәктәбендә Батырлык дәресе узды
Махсус хәрби операциядә катнашучы егетләр ике атналык ялга кайта.
(10 апрель, “Апастово-информ”).
Алар үзләренә белем биргән мәктәпләренә дә килә һәм Батырлык дәресләрендә катнаша.
Иске Йомралы мәктәбен тәмамлаган Илназ Ибәтов та укучылар белән очрашты. Ул укытучыларына рәхмәт сүзләрен җиткерде, укучыларга киңәшләрен бирде.
Булачак Ил сакчылары батыр авылдашларына сораулар бирделәр һәм җаваплар да алдылар.
Бүгенге көндә Ил сагында торучы егетләр батырлык үрнәге, горурлыгыбыз булып тора. Алар арасында Илназ Ибәтов та бар. Егетләребезнең исән-сау туган якларга әйләнеп кайтуларын телибез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев