Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Иске Йомралы авылы хат ташучысы Гөлфирә Әхмәдуллинаны һәр йортта көтеп алалар

Нинди генә һава торышы булуга карамастан, ул сумкасын асып, авыл урамнары буйлап атлый. 129 хуҗалыктан торган авылга хезмәт күрсәтә Гөлфирә апа. Аны һәр йортта көтеп алалар. Бигрәк тә өлкән буын үз итә. Газета-журналларын да, пенсия акчасын да тарата, кирәкле товарын да алып кайтып бирә. Шулай ук вакытлы матбугат чараларына яздыру...

Нинди генә һава торышы булуга карамастан, ул сумкасын асып, авыл урамнары буйлап атлый. 129 хуҗалыктан торган авылга хезмәт күрсәтә Гөлфирә апа. Аны һәр йортта көтеп алалар. Бигрәк тә өлкән буын үз итә. Газета-журналларын да, пенсия акчасын да тарата, кирәкле товарын да алып кайтып бирә. Шулай ук вакытлы матбугат чараларына яздыру да аның хезмәт вазыйфасы.

Газета-журналларга элеккеге кебек күп язылмасалар да, хатлар язмасалар да, почтальон эшен җиңел дип әйтеп булмый. Хезмәтнең үзенчәлеген һәм авырлыгын үзе эшләп караган кеше генә белә. Ләкин Гөлфирә апа зарланмый.

- Гомерем хезмәттә үтте. Хәзер дә тик кенә өйдә утырасы килми. Кеше үзенә кирәкле газетага языла. Авылдагы 70 йортка "Йолдыз" килә. Барлыгы 300 данә газета-журнал таратам. Кайсыбер көннәрдә икешәр сумкага җыела. Авыл халкы белән аралашып, үземне көтеп торучы һәркемнең хәлен белешеп яшәү үзе ни тора. Хезмәтемне яратып башкарам. Яратмасаң, эшләп тә булмас иде, - ди ул.

Гөлфирә апа 20 ел колхозда хисапчы, аннан ферма мөдире булып эшләгән. Бер хезмәттә дә сынатмаган. Хәзер дә ул планны үтәп бара. Киләсе яртыеллык өчен дә ташламалы бәядән шактый гына газета-журналларга яздыртырга өлгергән инде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев