Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Ислам кабул итүнең 1100 еллыгын үткәрү рухи мирасны саклауга өлеш кертер

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуны билгеләп үтү татар халкының рухи-мәдәни мирасын һәм милли үзенчәлеген саклауга зур өлеш кертер дип саный.

(8 октябрь, "Апастово-информ").


«Киләсе елда бөтен ил белән бергә Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуны билгеләп үтәчәкбез. Бик күп мөһим чаралар узачак. Шуларның берсе — Казанда Җәмигъ мәчете комплексын төзи башлау», — диде ул ТР Дәүләт Советына Юлламасында.

Аның сүзләренчә, Казанда киләсе елның җәендә ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы комитетының 45 нче сессиясен үткәрү республиканың тарихи-мәдәни мирасны саклау буенча казанышлары бергәлеген һәм Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевның аерым ролен тануны ассызыклый.

Рөстәм Миңнеханов Россия Президенты Владимир Путинга әлеге датаны федераль дәрәҗәдә бәйрәм итү турындагы карары, Премьер-министр урынбасары Марат Хөснуллин рәислегендә оештыру комитеты төзү өчен рәхмәтен белдерде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев