Ит продуктлары электрон тәртиптә көйләнәчәк
Дәүләт ветеринария-күзәтчелек районара инспекциясе җитәкчесе Фиргать Сафин әйтүенчә, 1 июльдән сату нокталары, ашханәләргә кайтарылучы ит продуктлары әйләнеше ассортименты, бәясе һәм сыйфатын дәүләт тарафыннан электрон тәртиптә көйләү башланачак. Ветеринар сертификатлаштыру илнең азык-төлек куркынычсызлыгын арттыруга юнәлтелә. Казылыкмы ул, ит, сөт-каймакмы-бу продукциянең кайда-ничек җитештерелүе турындагы мәгълүматлар ЕГАИС системасы кебек үк электрон базага кертеләчәк....
Дәүләт ветеринария-күзәтчелек районара инспекциясе җитәкчесе Фиргать Сафин әйтүенчә, 1 июльдән сату нокталары, ашханәләргә кайтарылучы ит продуктлары әйләнеше ассортименты, бәясе һәм сыйфатын дәүләт тарафыннан электрон тәртиптә көйләү башланачак. Ветеринар сертификатлаштыру илнең азык-төлек куркынычсызлыгын арттыруга юнәлтелә. Казылыкмы ул, ит, сөт-каймакмы-бу продукциянең кайда-ничек җитештерелүе турындагы мәгълүматлар ЕГАИС системасы кебек үк электрон базага кертеләчәк. "Меркурий" электрон программасы нигезендә ит комбинатларына озатылучы һәм районга Татарстан һәм Россия төбәкләреннән кайтарылучы нәселле терлекләр турындагы барлык мәгълүматлар да шулай ук электрон вариантта язылырга тиеш. Дәүләт ветеринария күзәтчелеге инспекторлары, башка тикшерү органнарының бу штрих-код рәвешендәге барлык мәгълүматларны электрон ысул белән уку, чагыштыру һәм тикшерү мөмкинлеге булачак. Мәктәп, балалар бакчалары ашханәләренә кайтарылучы ит-сөт продуктлары район мәгариф бүлеге аша тендер-аукцион үткәрелеп, үзәкләштерелгән тәртиптә сатып алына. Аның нәтиҗә-күрсәткеч мәгълүматлары үзәкләштерелгән бухгалтерия электрон базасына кертелә һәм балалар бакчалары, мәктәпләрнең пароль-кодлар, теркәлү системасы аша " ФГИС РСХН Меркурий" сайтында карап, танышырга мөмкин булачак. Мәктәп һәм балалар бакчалары ашханәләрендә югары сыйфатлы, ышанычлы ит һәм сөт продуктлары, йомырка һәм башка ризыклар гына кулланылырга тиеш. Балалар алдындагы аш-су тәмле һәм файдалы булсын,-ди баш инспектор. (6+)
Ришат Җамалиев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев