ЭШЕНӘ КАРАП ХУҖАСЫНА БӘЯ БИР
14 июльдә Чүрибураш авылы мәдәният йортында авыл җирлекләре башлыклары, мәдәният хезмәткәрләре катнашында җирлекләрдә социаль-мәдәни объектларны чистарту-төзекләндерү, ягу сезонына әзерлек эшләре турында сөйләшү булды. Һәр атна саен авыл җирлекләрендә узган планерка барышында да аларның ни дәрәҗәдә хәзерлекләре ачык чагыла. Тик шулай да кайбер авыл җирлекләре бу эшкә җаваплы карамыйлар икән. Район...
14 июльдә Чүрибураш авылы мәдәният йортында авыл җирлекләре башлыклары, мәдәният хезмәткәрләре катнашында җирлекләрдә социаль-мәдәни объектларны чистарту-төзекләндерү, ягу сезонына әзерлек эшләре турында сөйләшү булды.
Һәр атна саен авыл җирлекләрендә узган планерка барышында да аларның ни дәрәҗәдә хәзерлекләре ачык чагыла. Тик шулай да кайбер авыл җирлекләре бу эшкә җаваплы карамыйлар икән. Район башлыгы урынбасары Гөлчәчәк Мәүлетова үз чыгышында моңа тагын бер кат басым ясады. "Үзегезнең кулдан килерлек эшләрне дә тиешенчә башкармавыгыз гаҗәпләндерә. Халыкка кисәтү кәгазьләре таратасыз, ә үзегез эшли торган авыл җирлегендә, клубта үрнәк куярлык бер хезмәт тә юк. Һәр атна саен санитар көн үткәрүне тәртипкә салыгыз", - диде. Җыелышта клубларга "косметик" ремонт өчен үзәкләштерелгән тәртиптә буяулар кайтарту турында да сөйләшенде. 25 августка барлык мәдәният йортлары, клублар ремонтланып, кышка әзер булырга тиешлеге ассызыкланды. Ә махсус комиссия 20-24 августта барлык җирлекләрдә булып нәтиҗә чыгарачак.
Рәсемдә: "Киңәшле эш таркалмый ул", - дип Күккүз, Әлмәндәр, Чүрибураш авыл җирлекләре башлыклары Рузия Низамова, Наилә Камалиева һәм Ләйсән Хәйруллина җыелыштан соң да Гөлчәчәк Мәүлетова белән киңәшеп алдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев