Югары Ындырчы авыл җирлегенең ирекле янгын сүндерү отряды уңыш яулады
Янгын сүндерүчеләр ирекле янгын сүндерү отрядларының «Татарстан Республикасының иң яхшы ирекле янгын сүндерү подразделениесы» республика смотр-конкурсында катнашты.
(19 июнь, “Апастово-информ”).
Кайбыч районында ирекле янгын сүндерү отрядларының "Татарстан Республикасының иң яхшы ирекле янгын сүндерү подразделениесы" республика смотр-конкурсы үткәрелде. Әлеге чарада республиканың 43 районыннан, Яр Чаллы һәм Казан шәһәрләреннән килгән 45 команда хезмәткәрләре һөнәри осталыкларын һәм җитезлекләрен сынады. Хезмәткәрләрнең эшен Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе башлыгы, эчке хезмәт генерал-лейтенанты Рафис Хәбибуллин бәяләде. Бәйгедә район данын Югары Ындырчы авыл җирлегенең ирекле янгын сүндерү отряды хезмәткәрләре яклады һәм уңышка иреште. Бу хакта район хакимиятендә узган дүшәмбе киңәшмәсендә Апас районы янгыннан коткару буенча гарнизон җитәкчесе Павел Тихонов хәбәр итте.
Ул шулай ук Югары Ындырчы авыл җирлеге башлыгына олы рәхмәтен белдерде. Җиңүче командага район башлыгы Айрат Җиһаншин командага мактау сүзләрен ирештерде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев