Юкә чәчәк ата
Аның файдалы чәчәген кайчан җыярга?
Тирә-якка хуш исләр таратып Уфа юкәләре чәчәккә төренде. Быел июнь ахырын да көтмәде алар, иртәрәк атты.
Юкә чәчәгенең бик файдалы булуын күпләр белә. Анда эфир мае, гесперидин һәм тилицианин гликозидлары, сапониннар, каротин, аскорбин кислотасы, дуплау матдәләре, фарнезол бар.
Юкә чәчәге салкын тигәндә дәвалану өчен тирләтү һәм тән температурасын төшерү өчен, гастритлардан, ангина һәм стоматит белән авырганда авыз һәм тамакны чайкату өчен файдаланыла. Юкә чәчәген һәм кура җиләген тигез күләмдә алып, тирләткеч төнәтмә ясыйлар.
Төнәтмә ясау өчен бер аш кашыгы коры чәчәккә бер стакан су салалар, 20-30 минут төнәтәләр. Көненә 2-3 стакан эчәргә кирәк. Төнгә каршы эчсәгез, файдалырак булыр. Яфрак суы әзерләү өчен ике аш кашыгы чималны бер стакан суда 10 минут кайнаталар. Кайнатманы сөзәләр, шул ук көнне эчеп бетерәләр.
Грипп вакытында, салкын тигәннән, бронхиттан, кан басымы югары булганда, түбәндәге төнәтмә булыша: 15 гр кипкән чәчәккә 1 стакан кайнар су салалар. 20-30 минут төнәтеп, сөзеп, бал белән эчәләр.
Йокысызлыктан: бер стакан кайнар суга бер аш кашыгы юкә чәчәген чәй кебек пешереп эчегез.
Иммунитетны ныгыту, кандагы холестеринны киметү, организмнан кирәкмәгән тозларны чыгару өчен: термоска 2 чәй кашыгы юкә чәчәге, 1 чәй кашыгы кычыткан, 20 грамм имбир тамыры, 1 тырнак сарымсак, 1 литр кайнар су салып, көн дәвамында эчегез.
Юкә чәчәген коры көннәрдә чәчәкләр ачылганчы җыялар һәм 40-50 градустан югары булмаган температурада киптерәләр. Юкә чәчәкләрен кояшта киптерергә ярамый, чөнки алар төсен генә түгел, шифалы үзлекләрен дә югалта.
Чыганак: «Кызыл Таң»
Фото: «Кызыл Таң»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев