Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Юл хәрәкәте иминлегенә багышланган «Яшел сигналга сәяхәт» бәйгесе җиңүчеләре билгеле

«Яшел сигналга сәяхәт» дип аталган республика бәйгесенә нәтиҗә ясадылар.

Быел республикабызның 27 районыннан 152 эш кабул ителгән. Казан дәүләт мәдәният институтында татар телендә иҗат итүче яшь шагыйрьләр һәм язучылар арасыннан иң-иңләре сайлап алынды.

Казан дәүләт мәдәният институты ректоры Роза Әхмәдиева сүзләренчә, бәйге юл хәрәкәте иминлегенә багышланган һәм киләчәктә эшләр бер җыентыкка тупланачак.

Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итүгә өлеш керткәннәре өчен Татарстанның баш дәүләт автоинспекторы Рөстәм Гарипов бөтен катнашучыга үзенең рәхмәтләрен җиткерде.

Мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен язылган проза әсәрләрен «Яшь җәяүленең дуслары» номинациясендә бәяләделәр. Казанның 272нче номерлы балалар бакчасы тәрбиячесе Ландыш Гасыймова җиңде. Икенче урынга КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты студенты Таңсылу Гыйләҗева, өченче урынга «Тормыш иминлеге фәнни үзәге» оешмасының өлкән фәнни хезмәткәре Галина Антонова лаек булды.

Реклама

Мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен язылган шигъри әсәрләр «Могҗизалы юллар» номинациясендә катнашты. Түбән Каманың «Бэби Клуб» балалар үзәге белгече Айназ Галиев җиңү яулады. Икенче урынны Чаллы дәүләт педагогика институты студенты Айгөл Сабирова, өченче урынны Саба районының 5нче номерлы «Бәләкәч» балалар бакчасы тәрбиячесе Ләйлә Фәйзетдинова алды.

Бу номинацияләрдә «Өмет» дигән диплом белән 7 яшьлек Әлфинә Бикмуллина һәм 8 яшьлек Ибраһим Сафиуллин бүләкләнде.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев