Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Изгелек кыл” акциясенә читтә яшәүче якташлар да кушылды

“Уютный дом” идарәче компаниясе җитәкчесе Марат Нуриев һәм “Апас” якташлык җәмгыяте мөмкинлекләре чикле райондашларны күчтәнәчләре белән сөендерде.

(8 декабрь, Ләлә Сафиуллина, “Апастово-информ”).
Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина изге күңелле якташларыбызның олы хөрмәтен һәм күчтәнәчләрен ирешетереп, язмыш сынауларын көчле рух белән үтүче райондашларга олы сабырлык теләде.
“Уютный дом” идарәче компаниясе җитәкчесе Марат Нуриев һәм “Апас” якташлык җәмгыяте тарафыннан әзерләнгән күчтәнәч Апаста яшәүче нәни Гөлүсә Гыйсмәтуллинага да тапшырылды.
“Балабызга хөрмәт күрсәткән, сөенеч бүләк иткән җитәкчеләргә зур рәхмәт. Эшләре уң булсын, күңел тынычлыгы белән яшәсеннәр”,- диде Гөлүсәнең әнисе Гөлназ Гыйсмәтуллина.
Инвалидлар ункөнлеге уңаеннан район башлыгы Равил Хисаметдинов тәкъдиме белән “Изгелек кыл” акциясе уза. Акция кысаларында мөмкинлекләре чикле райондашларыбызга күчтәнәчләр, бүләкләр тапшырыла. Район башлыгы үрнәгендә бу изге эшкә оешма җитәкчеләре дә бик теләп кушыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев