Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Кайбер пенсионерларга 10 мең сумлык түләү бирәлчәк

Ул кемнәргә биреләчәк һәм аны ничек рәсмиләштерергә?

Русия пенсионерларына бер тапкыр 10 000 сум түләү турында хәбәр иттеләр. Киләсе атнада ук акча күчереләчәк, ә акчаны эшләүче һәм эшләмәүче пенсионерлар да ала алачак. Әмма аларны билгеле бер очракта бирәчәкләр, дип сөйләде Пенсия эксперты Сергей Власов.

Эксперт билгеләп үткәнчә, якын арада Русиядә кайбер пенсионерлар 10 000 сум күләмендә өстәмә түләү ала алачак. Туй юбилеен билгеләп үткән һәм шул ук вакытта билгеле бер шартларны үтәгән кешеләргә акча биреләчәк. Әмма түләүне бер тапкыр гына алырга мөмкин булачак, һәр төбәктә түләү шартлары аерыла.

Аерым алганда, пенсионерлар 50 елдан бергә яшәргә тиеш. Моннан тыш, Русия Федерациясенең кайбер төбәкләрендә мондый кагыйдә гамәлдә: пар төбәктә теркәлергә һәм анда ким дигәндә 15-20 ел яшәргә тиеш.

Акча алу өчен Күпфункцияле үзәк яки Русия Социаль фондында тиешле гариза бирергә кирәк.

Сергей Власов сүзләренчә, еш кына түләү күләме 10 000 сум тәшкил итә. Әйтик, мондый сумманы Татарстанда 60 ел бергә яшәгән парларга түлиләр. Белгород, Самара, Владимир өлкәләрендә мондый сумманы 50 ел бергә яшәгәннәр алырга мөмкин.

Чыганак: https://kiziltan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев