Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Кар дими, яңгыр дими авылдашлары янына ашыгалар

Бүгенге көндә көнкүрешебездә социаль челтәрләр күпме генә урын алса да, үзенең тарихы белән ерак еллардан ук килүче почта хезмәте дә актульлеген югалтмый.

(17 июль, Гүзәл Хилавиева, "Апастово-информ").


Бала вакыттагы хат ташучыларны искә алуга, иңнәренә зур сумка аскан апалар күз алдына килеп баса. Сумкалары типография буявы исе аңкып торган газета-журналлар, хатлар, открыткалар белән шыплап тулган була иде. Бүген хат ташучылар андый ук тулы сумкалар белән йөрмәсәләр дә, аларны һәр йортта көтеп алалар. Вакытлы матбугат, пенсия-субсидия өләшүче дә, көндәлек кирәк товарларны алып кайтучы, өлкәннәрнең моң-зарларын, шатлыкларын бүлешүче дә ул почта хезмәткәре.
Табар Черкене почта бүлекчәсендә нәкъ менә шундый ханымнар эшли. Валентина Сусарина, Айсылу Әминова, Алинә Хәйретдинованы берләштергән бүлекчәне өч дистә елдан артык Вера Данилова җитәкли. Алар берсен-берсе аңлап, барлык хезмәтне дә төгәллек белән башкаралар.
“Утыз өч ел элек октябрь аенда эшкә килгәнемне әле дә хәтерлим. Газета-журналларга күп итеп язылалар, ә журналларны санаулы гына бирәләр. Бәйрәмнәрдә открыткалар бик тә күп була иде. Бер-беребезгә ышанып, эшли торгач шул гомер сизелми үткән дә киткән. Кызлар да бик төгәл, халык белән аңлашып эшлиләр. Кармы, буранмы, яңгырмы алар урамда. Бигрәк тә өлкән буын аларны көтеп тора, кайберәүләр хәтта капка төбенә кадәр чыгып торалар. Бүгенге көндә авыл халкы белән иң күп аралашучы кеше ул – хат ташучы дип әйтер идем мин. Авылдашлар бүлекчәгә дә киләләр. Түләү түлиләр, телефонга салалар, көнкүреш әйберләре алалар”, - дип таныштырда Вера Данилова.
Без сөйләшкән арада да әллә ничә кеше кереп чыкты бүлекчәгә.
“Телефонга акча салырга кердем әле. Нинди генә йомыш төшсә дә шушында гына киләбез. Кызлар һәрвакыт ачык йөз белән каршы алалар, ярдәм итәргә торалар. Рәхмәт кенә аларга”, - диде гомере буе укытучы булып эшләгән Нина Кузьмина.
Валентина Сусарина утыз елдан артык Табар Черкене авылы урамнарын урый. Халык хөрмәтен тоеп, эшен җиренә җиткереп башкара.
“Хезмәтем ничек кенә авыр булса да, зарланмыйм. Һәркемнең хезмәте үзенчә авыр, үзенчә катлаулы. Бүген хезмәтем булуга куанып эшкә киләм, авылдашларыма ярдәм итә алуыма сөенеп яшим. Элегрәк инде хатлар, открыткалар бик тә күп була иде. Газетага язылучылар да елдан-ел кими. Шулай да район газетасына халык теләп языла. Районның барлык яңалыклары белән шуннан танышабыз диләр алар. Шулай аңлашып эшләвебез өчен коллективка һәм авыл халкына рәхмәт”, - ди Валентина Сусарина.
Алинә Хәйретдинова шулай ук төгәл, җитез, хезмәтен яратып, бернинди өзеклек китермичә башкара. Шушы көннәрдә хезмәттәше ялда булу сәбәпле Айсылу Әминова өчен Татар Черкененә дә барып эшләп йөри.
“2011 нче елның октябрендә эшкә килдем. Башлаган вакытларда бик авыр кебек иде. Чуваш авылы булгач әбиләр дә чуашча гына сөйлиләр, аңлап та булмый иде. Хезмәттәшләрем ярдәм иттеләр. шулай ияләштем инде, хәзер рәхәтләнеп алар теленә сөйләшеп утырам. Көнгә 9 километр җәяү юл үтәм. Башта Татар Черкененә барам, аннары Төбәк Черкененә кайтам. Өлкән буын көтеп тора, балалары, оныклары турында шатлыкларын уртаклашалар. Моң-зарлары да була. Без инде тыңлыйбыз да, юатабыз да, шул ук вакытта эшебезне төгәлләп чыгып та китәбез. Түләүләрне алганда, исәпләгечләрне карап, исәпләп алабыз. Аның өчен авыл халкы бик рәхмәтле. Шулай ук район газетасына да яртыеллык саен иң беренчеләрдән булып язылып куялар”, - ди Алинә Хәйретдинова.
Менә шундый тырыш, уңган хезмәткәрләр эшли Табар Черкене бүлекчәсендә. Халык өчен хезмәт итә алар. Кар дими, яңгыр дими авылдашлары янына ашыгалар. Хат ташучылар хезмәтен олылап, аларга рәхмәт сүзләрен ирештерәбез.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев