Каратун мәктәбе “Бала – төп пассажир” акциясенә кушылды
Каратун мәктәбе катнашында “Игътибар – балалар!” кисәтү чарасы узды.
(13 сентябрь, “Апастово-информ”).
Каратун мәктәбенең яшь юл сакчылары районның ЮХИДИ хезмәткәрләре белән берлектә “Бала – төп пассажир” акциясенә кушылды.
Акция барышында яшь инспекторлар әти-әниләргә машина салонында балаларны йөрткәндә махсус утыргычлар кирәклеге, куркынычсызлык каешларын мәҗбүри куллану турында искәрттеләр.
Укучылар шулай ук шоферлар белән очрашты, белешмәлекләр таратты. Үзләре дә ЮХИДИ хезмәткәрләренең киңәшләрен тыңладылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев