Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Каратунда Бөек җиңү көненә багышлап бәйрәм булды

Бәйрәм чарасында җирлекнең барлык балалар бакчалары, мәктәп укучылары, «Яшь армияче»ләр, ветераннар, оешмалар, кайткан кунаклар катнашты.

 

(8 нче май, "Апастово-информ").
Тантана Россия, Татарстан, Апас районы флагын мәйданга китерү Парады белән башланып китте. Каратунлыларны район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Тугушев сәламләде һәм район башлыгы Айрат Җиһаншин исеменнән котлауларын ирештерде.  
Каратун авыл җирлеге башлыгы Радик Исмәгыйлев авылдашларын Җиңү көне белән тәбрикләде.
"Хөрмәтле авылдашлар! Җиңүнең 78 нче язын каршылыйбыз. Безнең рәхәт яшәвебез өчен көрәшкән бабаларыбыз алдында баш иеп, рәхмәтебезне ирештерәбез. Киләчәгебез дә кояшлы, аяз булсын, сәламәтлектә, иминлектә яшик. Ил-көннәребез тыныч булсын!", - диде ул.
Каратун җирлеге ветераннар Советы җитәкчесе Венера Шигабиева бәйрәм белән котлап, тирән эчтәлекле шигырен бүләк итте.
Бәйрәм балаларның, өлкәннәрнең матур чыгышлары белән үрелеп барды. Һәйкәлгә чәчәкләр салдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев