Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Каратунда милли уенлы БалаТуй узды

Балаларны яклау көне уңаеннан мәктәп стадионы гөр килеп торды.

(2 нче июнь, “Апастово-информ”).


Әлеге балалар Сабан туе милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елына багышланды. Милли уеннардан: кашыкка йомырка куеп, капчык киеп йөгерү, аркан тартышу, таяк тарту, чабата, түбәтәй, чиләк белән су ташу, гөлбану уеннарын балалар бик яраттылар.
“Быелгы балалар Сабан туена милли уеннарны күбрәк керттек. Элеккеге гореф-гадәтләрне балалар белеп калсын дип тырыштык. Уеннар арасында безнең белән бергә балаларның да чыгышлары үрелеп барды. Балалар татар шигырьләре сөйләсәләр, без татар халык җырларын башкардык. Чын милли Сабантуй булды. Балаларга да, әти-әниләргә дә бик ошады”, - диде Каратун мәдәният йорты җитәкчесе Гөлназ Нәсыйхова.
Балалар бергә күңел ачарга өлкән буын апалар да килгән иде.
“Безнең җирлектә барлык бәйрәмнәр дә бик матур уза. Бүгенгесе бигрәк тә самими дә, файдалы да дип әйтәсем килә. Балалар уйнап кына калмадылар, ә татар халкының милли йолаларын, гореф-гадәтләрен күрделәр. Бала чакта күргән, белгән онытылмый ул”, - диде җирлекнең ветераннар Советы җитәкчесе Венера апа Шигабиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев