Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Каратунда мунча янган

7 августта кичке 21.00 сәгатьтә Апас янгын сүндерү бүлегенә Каратунда мунча януы турында хәбәр керә.

Янгын сүндерүчеләр вакыйга урынына барганда, мунча ялкынланып яна торган була. Барыннан да бигрәк утның йортка күчү куркынычы яный. Янгын сүндерүчеләр янгынны тиз арада йөгәнләүгә ирешәләр. Алар белдерүенчә, янгын хуҗаларның саксызлыгы нәтиҗәсендә килеп чыга. 
- Янгын сүндерүчеләрнең тиз арада килеп җитүе һәм шулай ук авыл халкының, күршеләрнең, юлдан узып баручыларның битараф булмыйча, ярдәм итү нәтиҗәсендә, ут йортка күчеп, тагын да зуррак бәла-каза чыгармый калды. Тик шулай да кайбер кешеләр тарафыннан янгын сүндерүчеләр исеменә “озак килмәделәр“ дигән нахак сүзләр яңгырады. Без үзебезнең тарафтан тиешле тикшерүләр алып бардык. Янгын сүндерү бүлегенә янгын турында хәбәр 21.00 сәгатьтә керә. Безнең янгын сүндерүчеләр 11 минут эчендә вакыйга булган урынга барып җитәләр. Шулай ук ялган хәбәр тараткан кешеләрнең кайсы номерга шалтыратулары белән дә кызыксындык. Алар кесә телефоннарыннан ялгыш “01“ һәм “11201“ номерларын җыеп, янгын сүндерү бүлеге белән элемтәгә чыга алмыйлар. Димәк, бу нахак сүзләр дә телефон номерларын дөрес җыймау сәбәпле чыга. Тагын бер кат искәртеп үтәбез! Ут чыгу факты буенча стационар телефоннардан 01 номерына, кәрәзле телефоннардан 101 яки 112 номерларына шалтыратырга кирәк. 112 номерына шалтыраткан очракта, сез ашыгыч оператив хезмәтләрне чакырту системасы белән, ә 101 номерын җыйсагыз турыдан-туры вакыйга булган районның янгын сүндерү һәм коткару бүлеге белән элемтәгә керә аласыз!, - ди янгын күзәтчелеге бүлеге җитәкчесе Илдар Вәлиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев