Казан кызы Сәйдә - өченче
Кичә "Голос.Дети-2" тапшыруында Казан кызы Сәйдә Мөхәммәтҗанова җиңүче булмаса да, ул финалга чыгуының очраклы гына булмавын аклый алды. Ул "Колыбельная" җырын, гадәттәгечә, оста итеп башкарып Пелагея төркемендәгеләр арасында җиңүче булып, финалның соңгы этабына үтте. Хәлиткеч этапта исә ул "Нет, я не жалею ни о чем" җырын башкарды. Тик җиңүче була...
Кичә "Голос.Дети-2" тапшыруында Казан кызы Сәйдә Мөхәммәтҗанова җиңүче булмаса да, ул финалга чыгуының очраклы гына булмавын аклый алды. Ул "Колыбельная" җырын, гадәттәгечә, оста итеп башкарып Пелагея төркемендәгеләр арасында җиңүче булып, финалның соңгы этабына үтте. Хәлиткеч этапта исә ул "Нет, я не жалею ни о чем" җырын башкарды. Тик җиңүче була алмады. Ул өченче урында калды. Җиңүче булып Сабина Мустаева табылды. Сәйдәгә без алга таба зур уңышларга ирешүен теләп калабыз! Аның татар моңын, татар җырын зур сәхнәләрдән кабат-кабат яңгыратуын киләчәктә дә көтеп калабыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев