Реклама
Җәмгыять
Кекс яратучылар, сезнең өчен!
Тиз генә әзерләнә торган шушы кекс рецептын саклап куегыз әле. Кирәге чыгар.
Шикәр белән йомшак майны бергә болгатырга. Бер йомырка салырга, кефир, сода, йөзем һәм он өстәргә. Куе масса килеп чыгачак. Аны табага салып, духовкага 35-40 минутка куеп пешерегез, температура - 180-200 градус булырга тиеш. Кечкенә кекс савытларына салып пешерергә дә мөмкин.
Кирәк булачак:
Акмай - 100 грамм;
Кефир - 0,5 стакан;
Тавык йомыркасы - 2 данә;
Шикәр - 0,75 стакан;
Йөзем - 0,75 стакан;
Сода - 0,5 чәй калагы;
Ваниль шикәре - 0,5 пакет;
Он - 2 стакан.
Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/sport/2022-11-10/yash-sportchylar-ufaga-yela-3023450
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев