Хәйретдин Сәлахов: “Оныкларыма сугыш күрергә язмасын”
Үтәмеш авылында гомер итүче Хәйретдин бабай Сәлахов кунакларны аягүрә басып каршы алды.
(5нче май, “Апастово-информ”).
Район башлыгы Равил Хисаметдинов “Бердәм Россия” партиясе исеменнән, “Апас” якташлык җәмгыяте рәисе Марат Нуриев, “Ак Барс” банк идарәсе җитәкчесе исеменнән Илдар Нигъмәтҗанов Бөек Ватан сугышы ветеранын Бөек Җиңүнең 76 еллыгы белән кайнар котлап күчтәнәч-пакетлар тапшырдылар. Хәлен сорашып, гозерләрен тыңладылар.
“Сугышның авырлыклары бер дә онытылмый. Бүгенге кебек рәхәт тормышны да күрә алганга шатланып утырам. Балаларым, оныкларым хөрмәт итәләр. Инде оныкларыбызга сугыш әфатен күрергә язмасын дип телим. Җитәкчеләрдә шундый зур бүләкләр котлаулар алдым. Безне шатландырган өчен эшләрегез гөрләп барсын!”, - ди Хәйретдин бабай.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев