Конституциягә төзәтмәләр кертү турында тавыш бирү көне түләүле ял көне була
22 апрельдә бөтен Россия халкы тавыш бирәчәк.
Россия Конституциясенә төзәтмәләр кертү буенча бөтен Россия күләмендә тавыш бирү көне — 22 апрель — түләүле ял көне итеп игълан ителә. Бу турыда Дәүләт Думасының дәүләт төзелеше һәм закон чыгару комитеты башлыгы Павел Крашенинниковка сылтама белән РИА Новости хәбәр итте.
«Бу түләүле ял көне була. Бернинди отгул, кеше үз хисабына ала торган аерым очрак түгел», — дигән ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев