Корылык нәтиҗәсендә Апаста гадәттән тыш хәл режимы кертелә
Табигатьтә артык эссе көннәр.
Күптән яңгырлар яумау да үзен сиздерә. Корылык аяныч нәтиҗәләргә дә китерергә мөмкин. Иминлекне тәэмин итү максатыннан район башлыгы Айрат Җиһаншин апаслыларга мөрәҗәгать белән чыкты.
-Хөрмәтле райондашлар! Көннәр бик кызу тора, зинһар ут-күздән сак булыгыз.
Янгын чыкса, бу хакта 01 номерына, кесә телефоныннан 101 номерын җыеп хәбәр итәргә кирәк.
Районыбызда шушы көннәрдә генә дүрт зур янгын очрагы теркәлде.
Ике гаилә йорт-җирсез калды. Ут-күздән сак булсагыз, балаларны да күз уңында тотсагыз иде.
Мунчаларны артык кызу якмагыз, караучысыз калдырмагыз, йорт яннарында учаклар ягудан тыелып торыгыз. Шырпы сызганчы уйлагыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев