Коштавылы халкы рәхмәте
Халык соравы буенча берничә ай элек Коштавылы-Апас автобус маршруты ачылган иде. Ул иртәнге 7 сәгатьтә Коштавылыннан кузгала. Апасның автовокзалы яныннан көндезге сәгать 12дә кире кайта. Коштавылы, Караборнаш, Дәвеш, Колгына, Дәүләки һәм башка якын авыллар район үзәгенә җиңел генә барып кайта ала. Әлеге як халкы бик канәгать. Халыкның рәхмәт хисләрен Илгизәр...
Халык соравы буенча берничә ай элек Коштавылы-Апас автобус маршруты ачылган иде. Ул иртәнге 7 сәгатьтә Коштавылыннан кузгала. Апасның автовокзалы яныннан көндезге сәгать 12дә кире кайта. Коштавылы, Караборнаш, Дәвеш, Колгына, Дәүләки һәм башка якын авыллар район үзәгенә җиңел генә барып кайта ала. Әлеге як халкы бик канәгать. Халыкның рәхмәт хисләрен Илгизәр Хәсәнов җиткерде. "Хастаханәгә дә тиз генә барып кайтабыз, берәр дару кирәк булса да, юлга кузгалабыз. Базарына да барып киләбез. Йөреп кенә торсын", - диде ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев