Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Күңел күзебез күрсен...

Күзләре бөтенләй күрмәүче бер бик фәкыйрь кеше урамда алдына эшләпә куеп, теләнеп утыра икән. “Мин — сукыр! Ярдәм итегез, зинһар!” дигән язуы да бар икән алдында.

Урамнан китеп барган кеше аның эшләпәсенә акча сала һәм бермәлгә туктап кала. Эшләпәдә бер-ике бөртек кенә тимер акча ята икән. Кеше аз гына уйланганнан соң, аның язуын алып, икенче төрле язу язып куеп китә.

Вакыт үтә, көн кичкә авыша. Теге кеше янә сукыр теләнче яныннан үтә. Күрә — эшләпәсе акча белән тулган.
Сукыр моны аяк тавышларыннан таный һәм эндәшә:
— Әйт әле, яхшы кеше, нинди язу язып киттең син минем янга? Эшләпәмә акча җыелды бит!
— Мин синең язуыңның эчтәлеген үзгәртмәдем, дөрес булмаган сүз язмадым, — дип кенә елмайган теге кеше һәм ары киткән.

Ә теләнченең алдындагы язуда мондый сүзләр була: “Дөньяга ямьле җәй килде. Ә мин аны күрүдән мәхрүм..."

Реклама

Ямьле җәйләрне күрә алганыбызга сөенеп яшик, дуслар. Иң мөһиме — күңел күзебез күрсен...

Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/donja/2022-06-15/k-el-k-zebez-k-rsen-2841022?utm_source=vk&utm_medium=social&utm_campaign=32350601

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев