Кызыл Тауда “Көмеш туй“
Кызыл Тау авылында яшәүче Рамил һәм Гөлинә Шәрәфуллиннар шушы көннәрдә "Көмеш туй"ларын билгеләп үттеләр. Гаилә башлыгы Рамил шушы җирлектә идарәче булып эшли, ә Гөлинә укытучы. Бу тату гаилә өч кыз тәрбияләп үстергән. Аларны бу истәлекле көннәре белән "Нык гаилә" - "Татарстан-нык гаиләләр территориясе" федераль партия проекты координаторы Изольда Жуйкова, район...
Кызыл Тау авылында яшәүче Рамил һәм Гөлинә Шәрәфуллиннар шушы көннәрдә "Көмеш туй"ларын билгеләп үттеләр. Гаилә башлыгы Рамил шушы җирлектә идарәче булып эшли, ә Гөлинә укытучы. Бу тату гаилә өч кыз тәрбияләп үстергән. Аларны бу истәлекле көннәре белән "Нык гаилә" - "Татарстан-нык гаиләләр территориясе" федераль партия проекты координаторы Изольда Жуйкова, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина һәм ЗАГС бүлеге белгече Айгөл Ибәтуллина район мәдәният йорты сәхнәсендә тантаналы шартларда тәбрикләп, саулык, иминлек теләделәр.
Гөлзада Гатауллина.
Автор фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев