Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

М12 трассасы нинди булачак?

Автойөртүчеләр өчен бик уңайлы булачак бу автотрасса.

(8 сентябрь, “Апастово-информ”).


“Автодор” дәүләт компаниясендә хәбәр итүләренчә, трассага беренче техник категория биреләчәк. Димәк, М12 трассасының һәр юнәлештә дә, кимендә, ике йөрү полосасы булачак. Шулай ук, трассаның буеннан-буена яктырту планлаштырылган. Максималь хәрәкәт тизлеге сәгатькә 130 километр дип билгеләнгән. Каршы хәрәкәтләрне бүлеп торучы махсус киртәләр куелачак. Ә инде юл киселешләре, борылу урыннары, юлга тоташкан кечкенә юллар киселешләре, җәяүлеләр чыга торган урыннар төрле дәрәҗәдә булачак, ягъни, төрле биеклеккә көйләнәчәк. Юл төзүне проектлаучылар фикеренчә, болар барысы да, юл-транспорт фаҗигаләрен максималь дәрәҗәдә киметергә мөмкинлек бирәчәк.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев