Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

М12 трассасына яшел ут кабынды

Мәскәү - Казан юлы яңару кемгә файдалы?

(8 сентябрь, “Апастово-информ”).


4 елдан соң, М12 яңа автотрассасы төзелеп беткәч, Мәскәүдән Казанга кадәр юл машинада алты сәгать ярым вакыт алачак. Бүген бу Россиядә иң масштаблы юл проекты.
М12 трассасы төзелешенә стартны Россия Премьер-министры Михаил Мишустин 10нчы июльдә Алабуга икътисади зонасында “Европа - Көнбатыш Кытай” транспорт коридоры проектын тормышка ашыруга багышланган киңәшмәдә бирде. Төзелеш срогы элек сигез ел дип билгеләнгән булса, хәзер, дүрт елда дип билгеләнде. Бу хакта 2020нче елның май аенда Россия вице-премьеры Марат Хөснуллин әйткән иде. Ул әлеге төзелешне үзенең шәхси контроленә алды.
Россия Хөкүмәте башлыгы белдерүенчә, М12 буенча конкурс сроклары инде расланды. 10нчы сентябрьгә подрядчылар арасында конкурс төгәлләнергә тиеш. Ә инде 10нчы ноябрьгә кадәр, тирә-юньне планлаштыру буенча бөтен документлар килешенеп бетәр дип планлаштырыла. Ә инде “Автодор” оешмасында куелган бурычларның реаль булуын әйтәләр.
М12 Мәскәү - Казан трассасы 8,5 мең километрга сузылган Европа - Көнбатыш Кытай транспорт коридорының бер өлеше булып тора.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев