Марат Сафиуллин: “Бу - Советлар Союзы таралу масштабындагы кризис”
Дөнья һәм Татарстан экономикасының үсеше кытай экономикасы җайга салынганнан соң башланачак.
( Казан, 28 март, “Татар-информ”, Егор Никитин). Россия экономикасында коронавирус пандемиясе һәм нефть бәясе кимүе фонында бүгенге көндә барган вакыйгаларны СССРның таралу чоры масштабы белән чагыштырып була. Шундый фикерен белдерде ТР Фәннәр академиясе каршында эшләп килүче перспектив экономик тикшеренүләр үзәге директоры, КФУ проректоры Марат Сафиуллин Андрей Кузьмин белән әңгәмәсендә.
Ул шулай ук, бизнеска һәм халыкка ярдәм күрсәтү өчен илебез җитәкчеләре тәкъдим иткән чараларны башлангыч адымнар гына икәнлеген билгеләп үтте. Тышкы һәм эчке экономик элемтәләрне җанландыру буенча башка чаралар да күреләчәк.
Бу Советлар Союзы таралуы масштабындагы кризис. Бик катлаулы чор”, - дип ассызыклады икътисадчы.
Сафиуллин сүзләренчә, илебез һәм республикабыз халкына бу халәттә үзләренең керем-чыгымнарын тәңгәлләштерергә һәм сакчыллык режимы белән яшәргә кирәк булачак. Коронавируска каршы көрәштә иң авыр вакытларын узган Кытай экономикасы җайга салынганнан соң илебездә дә икътисади халәт күпкә яхшырачак.
“Бүгенге көндә Кытай экономикасы җайга салына башлады. Аның уңай йогынтысы безнең илгә дә тәэсир итәчәк. Барысы да күрелгән чараларның нәтиҗәлелегенә бәйле. Әгәр дә без, башка илләргә караганда алдарак экономиканы җайга салабыз икән, ул чагында дөнья базарында күбрәк урын алу мөмкинлеге туачак. Яңа төрле алга киткән экономик мөгамәләләргә керергә һәм югарырак үсешкә ирешә алачакбыз. Бу мөмкинлекләрне кулдан ычкындырмыйсы иде”, - дип сөйләде Марат Сафиуллин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев