Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Марий Эл Республикасының филармония һәм капелла танылган солистлары “День Победы” җырын туган телләрендә башкардылар

Идел буе Федераль төбәкләрендә 9нчы Майга багышлап җыр марафоны башланды.

(Казан, 26нчы апрель, “Татар-информ”).
Марий Эл Республикасы Идел буе Федераль төбәкләрендә яшәүче халыкны бердәм коллективка берләштерүче “Безнең Җиңү Көне” дип аталган зур халык акциясенә кушылды. Бу акцияне Россия Президентының Идел буе Федераль төбәгендәге вәкаләтле вәкиле тәкъдим итте дип әйтәләр оештыручылар.
“День Победы” җырын Яков Эшпай исемендәге Мари дәүләт филармониясе һәм А. И. Искәндәрова исемендәге Мари дәүләт җыр капелласының танылган солистлары “Марий кундем” халык инструментлары оркестрына кушылып, туган телләрендә башкардылар.
Ролик үзизоляцияләү режимы кертелгәнче үк язылган иде. Артистлар фон рәвешендә Марий Эл Республикасы башкаласындагы ял һәм мәдәни паркын, билгесез солдат монументы күренешендәге С.Г. Чавайн бульварын, Ленин исемендәге мәйданны, сугыш геройларына һәм тыл хезмәткәрләренә багышланган Дан Аллеясын, М. Кокшаги елгасы буен һәм Благовещенск манарасы алдындагы мәйданны сайладылар.
“День Победы” җырын мари телендә башкару тәкъдиме кергәч, бу кемгә һәм нәрсәгә кирәк, ни өчен без аны милли телдә башкарырга тиеш дигән сорау бөтенләй тормады. Чөнки, бу минем өчен дә, калганнар өчен дә - горурлык. Гап-гади мари авылларыннан чыккан бабаларыбыз үз туган телләрендә сөйләшеп һәм фикер йөртеп, башка республикалардан үзләре кебек үк туган халыклар белән бергә Җиңү яуладылар”, - дип сөйләде капелла солисты Светлана Яндукова.
Бөек Җиңү символына әверелгән җырны рус телендә генә түгел, мари телендә дә яңгыратып төшергән видеотасма телевидение һәм радио аша яңгыраячак, шулай ук #ФлешмобНашДеньПобеды#ПесниПобедыПФО#НашДеньПобеды хештеглары астында танылган социаль челтәрләрдә дә урын алачак.
Элегрәк, “Татар-информ” матбугат агентлыгы Мордовия республикасында 9нчы Майга багышлап “День Победы” җырын русча, мокша һәм эрзән телләрендә башкарулары турында хәбәр иткән иде.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев