Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Миңнеханов фронтовиклар каһарманлыгын истә тотарга чакыра

Татарстан Президенты заманында кайбер сәбәпләр аркасында тапшырылмыйча калган Кызыл Йолдыз орденын шушы көннәрдә тапшыруга фикерен белдерде.

(8 декабрь, “Апастово-информ”).


Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов фронтовикларның вакытында ала алмаган Кызыл Йолдыз орденын бүген тапшыру буенча мөрәҗәгать белән чыкты.
“Бүгенге катлаулы чорда без быел Бөек Ватан сугышында Җиңүгә - 75 ел тулу елы икәнлеген онытмаска тиешбез”, - диде Татарстан Президенты.
“Геройлар Көне алдыннан республикада мөһим вакыйга булып узды. Безнең республикадан Сәхипов Гыйндулла Сәхипгәрәй улы Кызыл Йолдыз ордены алды. Бөек Ватан сугышы ветераны 100 еллык юбилеен билгеләп үтте. Аңа чын йөрәктән сәламәтлек телибез”, - диде Рөстәм Миңнеханов.
“Тагын бер сугыш ветераны Стародубцев Семен Иванович кызганычка каршы, бүләк алу көненә кадәр яши алмады. Аңа тиешле Кызыл Йолдыз орденын һәм 3нче дәрәҗә Дан орденын улы алды. Мин фронтовикларга батырлыклары өчен чиксез рәхмәтле”, - диде республика җитәкчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев